«ГУАД» АҖ хезмәткәрләре юл билгеләрен булдыруның бөтен процессын күрсәттеләр

2025 елның 12 марты, чәршәмбе

Сезнең кайчан да булса юл билгеләренең ничек ясалуы турында уйланганыгыз бармы? Бүген район башлыгы матбугат хезмәте «ГУАД» АҖ асфальт-бетон заводында урнашкан юл билгеләре ясау цехында булды.

  • Һәр билгенең шаблоны махсус программада төзелә, анда билгенең төре һәм аның күләме дәүләт стандарты буенча билгеләнә.
  • Булачак билгенең детальләрен яктылык кайтаручы элпәдән кисү җайланмасы плоттер дип атала.
  • Бер билгене ясауга, катлаулылыгына карап, 30 минут чамасы вакыт китә. Юл төзүчеләр көненә 20 һәм аннан да күбрәк билге ясый ала.
  • Юл билгесенең хезмәт итү вакыты 10 елга кадәр җитәргә мөмкин.
  • «ГУАД» АҖ билгеләр ясап кына калмый, аларны шәһәр юлларына да үзе урнаштыра!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International