13 мартта кунакта узган Самара ЦСК ВВС белән очрашу хуҗаларның беренче минутта ук тиз кертүе белән башланды. Беренче тәнәфескә хуҗалар инде 2:0 исәбе белән алда бардылар. Икенче периодта безнең команда бер тапкыр азчылыкта калды, ике өстенлеккә ия булды. Шул ук вакытта бер шайбаны тигез составларда уйнатып булды. Вадим Хлопотов һәм Семен Ионов тапшыруларыннан Александр Рәхимуллин аерылып торды.
2025 елның февраленнән Татарстанда республика рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән «Батырлар. Татарстан геройлары» кадрлар программасы старт алды.
Әлмәт Sports.ru порталы төзегән рейтингта 22 нче урынны алды!
Әлмәт шәһәренең 56 нчы «Крепыш» балалар бакчасында 8 Март Халыкара хатын-кызлар көненә һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүгә багышланган «Тәмле юл йөрү кагыйдәләре» кулинар конкурсы узды.
Әлмәттә 2025-2030 елларга Татарстан Республикасында транспорт хезмәте күрсәтү һәм юл хуҗалыгы мәсьәләләренә багышланган зона киңәшмәсе узды.
Бүген Әлмәт торба заводы территориясендә 3 нче мәктәпнең тугызынчы сыйныф укучылары өчен һөнәри юнәлеш экскурсиясе узды. Экскурсиягә китәр алдыннан барлык катнашучылар куркынычсызлык техникасы буенча инструктаж үттеләр, һәркайсына махсус киемнәр бирелде.
1 марттан үз-үзен тыю сервисы кертелгәннән соң, җинаятьчеләр алдауның яңа схемасын эшләгәннәр. Алар кредит карталарының гамәлдән чыгуы турындагы ялган мәгълүматны куллана.
Су басу сәбәпләрен ачыклау өчен урынга Түбән Мактама шәһәр тибындагы поселогы башлыгы Вячеслав Сенин һәм үсеш департаменты белгечләре чыкты. Тикшерү нәтиҗәсендә су басуның төп сәбәбе территория төзелешен планлаштырганда һәм гамәлгә ашырганда җирлек рельефының үзенчәлекләре исәпкә алынмавында икәнлеге ачыкланган.
Идарәче компанияләр һәм «ГУАД» АҖ хезмәткәрләре көче белән районда канауларны, суүткәргеч торбалар башлыкларын чистарту, шулай ук яңгыр канализацияаций җыелган кардан һәм чүп-чардан чистарту эшләре дәвам итә.