15 мартта әлмәтлеләр бушлай сәламәтлекләрен тикшерә алачак

2025 елның 12 марты, чәршәмбе

15 мартта 08.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Әминов урамындагы 6 нчы йортта урнашкан гомуми практика табибы офисы бинасында халык өчен диспансеризация оештырылды, анда һәркем үз сәламәтлеген бушлай тикшерә, йогышлы булмаган хроник авырулар барлыкка килү куркынычы факторлары турында белә алачак.

Диспансеризациянең төп максаты - булган авыруларны мөмкин кадәр иртәрәк ачыклау һәм дәвалауны вакытында башлау. Шулай ук диспансеризация кысаларында Әлмәт халкы флюорография һәм маммография уза алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International