Әлмәттә «Батырлар. Татарстан Геройлары»

2025 елның 13 марты, пәнҗешәмбе

2025 елның февраленнән Татарстанда республика рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән «Батырлар. Татарстан геройлары» кадрлар программасы старт алды.

Бу программа махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүгә һәм хәрби хәрәкәтләрнең катлаулы шартларында үзләрен күрсәткән ветераннар арасыннан перспективалы җитәкчеләр командасын формалаштыруга юнәлдерелгән.

Программада катнашуга югары яисә урта белемле, җитәкчелек тәҗрибәсе булган МХО ветераннары чакырыла. Кандидат булу өчен программаның рәсми сайтында гариза бирергә кирәк batyrlar-rt.ru гаризалар 30 мартка кадәр кабул ителә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, махсус хәрби операциядә катнашучылар да программада катнаша ала. Алар өчен укыту демобилизациядән соң гына башланачак.

Сайлап алуны узган кандидатлар яңадан укыту узу мөмкинлеге алачак. Укулар уңышлы тәмамланганнан соң, программада катнашучылар муниципаль учреждениеләрдә һәм район башкарма комитетында вазыйфалар били алачаклар.

Исегезгә төшерәбез, Әлмәт районында махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре өчен ярдәм чаралары гамәлдә. «Ватанны саклаучылар» фондының Таһиров урамы, 1 адресы буенча урнашкан филиалына мөрәҗәгать итәргә була. Эш вакыты-эш көннәрендә 8:00 дән 17:00 гә кадәр. Мәгълүмат алу өчен сез 8(8553) 42-47-57 номерына шалтырата аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International