ЯҢАЛЫКЛАР


24
гыйнвар, 2015 ел
шимбә
Татарстанда хатын-кызлар, ир-атларга караганда, 10 елга озаграк яши. Бүген бу хакта ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин "Радиоприбор" ААҖ хезмәткәрләренә йөрәк-кан тамырлары авырулары килеп чыгуның төп сәбәпләре турында беренче лекция барышында белдерде.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 2015 елның 1 гыйнварына Татарстанда барлыгы 1,26 млн. транспорт чарасы теркәлгән.
2014 нче елда алкоголь продукциясен лицензиясез сату фактлары, 2013 нче ел белән чагыштырганда, 19 процентка арткан.
24 гыйнварда Әлмәттә кар машиналарында (снегоход) кросс буенча Россия чемпионаты була. Ярышта Россиянең төрле почмакларыннан иң оста спортчылар катнашачак.
Әлмәт нефть институты базасында ел саен шәһәр мәктәпләренең база командалары арасында спортның төрле төрләре буенча ярышлар үткәрелә.

23
гыйнвар, 2015 ел
җомга
24 гыйнварда Әлмәттә кар машиналаранда (снегоход) кросс буенча Россия
Әлмәтлеләрнең “Халык контроле” системасында эшләүдә уңай тәҗрибәсен ТНВ телеканалында “7 көн” программасында күрсәтәчәкләр.
2014 елда Татарстанда балалар катнашында 615 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 14 сабыйның гомере өзелгән (узган ел белән чагыштырганда, 12гә азрак).
«РусЛайн» авиакомпаниясе 2 февральдән Санкт-Петербург-Түбән Кама яңа рейсын ача.
2014 елда Татарстанда төлкеләрнең баш санын 4 меңгә киметкәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International