Мәктәпләр арасында волейбол ярышы булды

2015 елның 24 гыйнвары, шимбә
Әлмәт нефть институты базасында ел саен шәһәр мәктәпләренең база командалары арасында спортның төрле төрләре буенча ярышлар үткәрелә.

20 гыйнварда волейбол ярышы булды.

Очрашулар нәтиҗәсендә 1нче урынны икенче ел рәттән 3нче мәктәп командасы алды. Икенче урында 10нчы, өченче урында 2нче урта мәктәп командалары.

Җиңүче команда кубок алды, призерларга дипломнар тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International