Татарстанда барлыгы 1,26 млн. транспорт чарасы теркәлгән

2015 елның 24 гыйнвары, шимбә
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 2015 елның 1 гыйнварына Татарстанда барлыгы 1,26 млн. транспорт чарасы теркәлгән. 2014 елда аларның саны 65 меңгә арткан. Бу, 2013 ел белән чагыштырганда, 5,5 процентка артык дигән сүз. Әлбәттә, иң беренче чиратта, юлларда җиңел машиналар күбәйгән. Былтыр аларның саны 6 процентка үскән. Мотоцикллар 5, йөк машиналары саны нибары 1 процентка арткан. Ә менә автобусларның 1,2 процентка кимүе күзәтелә.

Транспорт чараларының артуы белән бергә йөртү таныклыгы алучылар да бермә-бер арткан. 2014 елда республика ЮХИДИ идарәсенең имтихан бүлекчәләре тарафыннан 150 меңнән артык автомобиль йөртү таныклыгы бирелгән. Бу, алдагы елның шул чоры белән чагыштырганда, 8 процентка күбрәк. Дөрес, аның якынча 78 меңе, төрле сәбәпләр нәтиҗәсендә, таныклык алыштыруга бәйле. 73 мең документ исә уку оешмаларын тәмамлаганнан соң бирелгән. Юл йөрү кагыйдәләре имтиханын беренче тапкырдан уңышлы тапшыручылар 74 процент тәшкил итсә, практик имтиханны тәүге тапкырдан нибары 39 процент биргән.

Өч елга кадәр йөртү стажы булган автомобильчеләр гаебе белән кешеләргә турыдан-туры шәхси бәла-каза китергән 868 юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан, аларда 75 кешенең гомере өзелгән һәм 1247 кеше җәрәхәтләнгән, имгәнгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International