Вакыт дәвалый дисәләр дә, хәтер тутыкмый., ул күңел җәрәхәтләрен әледән-әле кузгатып тора. Әйе, илебез тарихында казанышлар, зур җиңүләр, фидакарь хезмәтләр белән кеше язмышын астын-өстенә китергән кырыс еллар да бар. 20-50 нче еллардагы репрессия элеккеге совет иленең алтмыш миллионнан артык кешесенең тормышына балта белән чапты. Күпме кеше гөнаһсызга рәнҗетелеп, төрле җинаятьләрдә гаепләнеп, туган якларыннан куылган, физик һәм рухи яктан юк ителгән. “Халык дошманы”, “Халык дошманы баласы” дигән тамга аларга тыныч яшәргә ирек бирмәгән, һәркөнне җәберләүләргә дучар итеп торган. Нахакка гаепләүләр күпме кешенең гомерен вакытыннан алда алып киткән, күпмесенең йөрәген, җанын әрнеткән, әби-бабалары нигезен, туфрагын соңгы сулышларына кадәр сагындырып яшәткән.