Әлмәтлегә Мәскәү Хөкүмәте бүләк җибәргән

2015 елның 30 октябре, җомга
Татарстанда Мәскәү көннәре  уңаеннан Мәскәү өчен көрәштә катнашучы ветераннар белән очрашу узды һәм аларга бүләкләр тапшырылды. Бүген Мәскәү өчен сугышта катнашкан якташыбыз Стефан Осоргинга да Мәскәү Хөкүмәте исеменнән бүләк бирелде.
Ветеран 1940 елда армиягә алына, сугышта иң беренче көненнән алып катнаша. Туган якларына 1946 елда гына әйләнеп кайта. Лаеклы ялга чыкканчы “Елховнефть” идарәсендә эшли. 94 яшьлек ветеранның бүләкләре күп. Сугышчан орден-медальләре янында Ленин ордены да балкый.

"Әлмәт таңнары"
Татмедиа

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International