ЯҢАЛЫКЛАР


5
февраль, 2016 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Федераль экологик, технологик һәм атом күзәтчелек хезмәте (Ростехнадзор) башлыгы Алексей Алешин җитәкчелегендәге ведомство делегациясе белән очрашты.

Бүген башкарма комитетта  «Человеческий капитал Альметьевской агломерации: формирование, удержание, развитие» стратегик сессиясе узды.

Җыелышта медицина үзәгенең узган ел дәвамындагы эшчәнлегенә йомгак ясалды. Анда сәламәтлек идарәсе җитәкчесе Вера Головина һәм башка күп кенә җитәкчеләр катнашты.

Медицина хезмәте күрсәтү - иң беренчел һәм иң җаваплы эш.

Легаль булмаган алкоголь һәм составында спирт булган чаралар белән сату итүчеләр хакында “Халык контроле” мәгълүмат системасы аша хәбәр итүчеләр дәүләт тарафыннан бүләкләнәчәк.


4
февраль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген физкультура, спорт һәм  туризм буенча идарә узган елдагы эшчәнлеге буенча исәп тотты һәм 2016 елга бурычларын билгеләде.

2015 нче елда Татарстанда яңа туган сабыйларның үлем күрсәткече 7,7 процентка кимеп, исән туган 1 мең балага уртача 6,0 тәшкил итә. Россия буенча бу күрсәткеч - 6,5, Идел буе федераль округы күләмендә - 6,1. Бу хакта бүген ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышында билгеле булды. Төп доклад белән министр Гадел Вафин чыгыш ясады. Утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.

Әлмәт шәһәре прокуратурасы торак-коммуналь хуҗалыктагы законсызлыкка чаралар күрә. Бу йорт түбәләреннән төшкән кар-боз өемнәренә кагыла.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Анна Попова белән очрашты. ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда әлеге федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина да катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International