Законнарны бозу турында хәбәр иткән өчен - матди бүләкләү

2016 елның 5 феврале, җомга

Легаль булмаган алкоголь һәм составында спирт булган чаралар белән сату итүчеләр хакында “Халык контроле” мәгълүмат системасы аша хәбәр итүчеләр дәүләт тарафыннан бүләкләнәчәк.

Моның өчен әлеге кеше тарафыннан бирелгән мәгълүматның дөреслеккә туры килүе һәм шушы очрак уңаеннан административ яки җинаять эше кузгатылу шарт.

Легаль булмаган алкоголь продукциясе белән сату итү хакында мәгълүмат расланып, тикшерүләр барышында 10-100 литр күләмендә продукция йолып алына һәм гаепле зат административ җаваплылыкка тартыла икән, ул чагында кыңгыр эш турында мәгълүмат биргән гражданга 1 мең сум күләмендә акча түләнәчәк. Әгәр йолып алынган продукциянең күләме 100 литрдан артып китсә, — 2 мең сум. Легаль булмаган продукция сату буенча җинаять эше кузгатылган очракта, 3 мең сум күләмендә матди түләү каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International