ЯҢАЛЫКЛАР


14
май, 2016 ел
шимбә

Бүген ТР Хөкүмәте йортында коррупциягә каршы закон таләпләрен үтәү мәсьәләләре буенча семинар узды. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, РФ Президентының Коррупциягә каршы мәсьәләләр буенча идарәсенең оештыру-аналитик тәэминат департаменты башлыгы Евгений Кузьмин, ТР Президенты Аппараты һәм ТР Министрлар Кабинетының структур бүлекләре, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.

Әлмәт дәүләт нефть институты һәм Әлмәт СПИД-үзәге институт каршында СПИДтан үлүчеләр истәлеге көненә багышлап акция үткәрде. 

Бүген “Ветеран” инвалидлар тернәкләнү үзәге хезмәткәрләре дә “урман утырту көне”нә кушылды. Үзәк тирәсенә 15 нарат үсентесе утыртылды. 

Мәгариф, сәламәтлек саклау, социаль яклау учреждениеләрендә янгын куркынычсызлыгын булдыру максатыннан, 1нче октябрьдан алып 15 декабрьга кадәр янгынга каршы торуны иң яхшы оештыру смотр-бәйгесе узды.


13
май, 2016 ел
җомга

Акция кысаларында беренче агачларны«Опека» хезмәткәрләре утыртты. Аларның изге эшенә Күзәтү советы әгъзасы Иван Архипов, Әлмәт муниципаль районы Советы депутаты Рауль Дәүләтов та кушылды. Бердәм эшчәнлек нәтиҗәсендә учреждение территориясен миләш агачлары бизәде.

14 майда Әлмәттә “Урман утырту көне” республика табигатьне саклау акциясе кысаларында агач утырту көне узачак. 

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты вакытлы күчмә сәүдә объектларын урнаштыру хокукын сату буенча 2016 елның 10нчы июненә билгеләнгән аукцион сатулар хакында хәбәр итә.

12 майда Әлмәт Яшьләр үзәгендә ӘМР Сәламәтлек саклау идарәсе оештырган “Урта медицина белемле иң яхшы медицина хезмәткәре - 2016” шәһәр бәйгесе узды.

12 майда Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары Александр Сидякин, Ринат Хәйров, ТР Дәүләт торак инспекциясе башлыгы Сергей Крайнов, ТР Дәүләт комитеты рәисенең тарифлар буенча урынбасары Лилия Борисова Әлмәткә килделәр. Эшлекле визит кысаларында алар торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре буенча Координацион совет утырышында катнашты. Утырышка идарәче компания җитәкчеләре, йорт буеча өлкәннәр дә чакырулы иде. 

Сбербанк һәм Google эш башлаган эшмәкәрләр һәм бизнес хуҗалары өчен махсус проект http://business-class.pro тәкъдим итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International