Акция кысаларында беренче агачларны«Опека» хезмәткәрләре утыртты. Аларның изге эшенә Күзәтү советы әгъзасы Иван Архипов, Әлмәт муниципаль районы Советы депутаты Рауль Дәүләтов та кушылды. Бердәм эшчәнлек нәтиҗәсендә учреждение территориясен миләш агачлары бизәде.
14 майда Әлмәттә агач утырту көне уза. Әлегә акциядә һәркем катнаша ала. Үсентеләрне Әлмәт шәһәре, Тукай проспекты, 9а йортында урнашкан Торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалыгы департаментында иртәнге сәгать 8.00 алырга була.