Болгар ислам академисе нигезенә киләчәк буыннарга хат салынган капсула салу тантанасыбашланыр алдыннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җыелган халыкны сәламләп: «Бүген иң мөһиме – руханилыкны саклау, ә моның өчен рухани уку йортлары кирәк», – дип ассызыклады.
Әлеге тантаналы чарада, ТР Президентыннан тыш, Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрид Мөхәмәтшин, Милли эшләр федеарль агентлыгы Игорь Баринов һәм РФ мөселман үзәк оешма рәисләре дә катнашты. Дәүләт идарәсе җитәкчелегенә Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин да кушылды.
Киләчәк буынга хат динлелек һәм ислам кыйммәтләрен - тынычлык, дин иреген тану, хөрмәт – саклауны сорап дүрт телдә: рус, татар ,инглиз һәм гарәп телләрендә язылган. Аны, бергәләшеп дога укып, махсус капсулага салдылар да, таштагы уемга салдылар. Тантанада катнашуччы барлык рәсми затлар аңа кулларын терәделәр.