Болгарга эшлекле килүе вакытында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов мунчасы да булган “Кол Гали” кунакхәнәсе төзелеше барышын да карап кайтты. Президентка Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин, Спас муниципаль районы башлыгы Камил Ногаев, «Татнефть» җәмгыяте генераль директоры Наил Маганов, «ТАИФ» җәмгыяте генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, республика министрлыклары һәм ведосва вәкилләре дә кушылды.
Объект төзелеше 2016 елның язында тарихи Болгар шәһәрчелеге чикләреннән читтәрәк идел буенда башланда. Кунакханә 151 бүлмәле булачак һәм 300ләп кеше кабул итә алачак. Шушында ук СПА-салон, тренажерлар залы, бассейн, теннис корты, баскетбол һәм балалар өчен уен мәйданчыклары, йөгерү һәм чаңгы юллары, 220 урынлык җир асты машина кую урыны да планлаштырылган.
Әлеге проектның үзенчәлеге шунда: 14 нче гасыр Ак Палатасы тибындагы тарихи мунча тергезеләчәк. Әлегә эшләр 35% гына тәмамланган. Кунакханә 2017 елның июлендә кулланылышка тапшырылыр дип көтелә.