Хөрмәтле әлмәтлеләр!
1990 елда бу көнне Россия Федерациясенең дәүләт бәйсезлеге турындагы декларация кабул ителү белән илебез үсеше башлангычында яңа этапка нигез салынды.
Бүген район башлыгы "Дай 5!" онлайн технопаркының стратегик сессиясендә булды
Татарстан Республикасында 110 мең тонна терлек азыгы берәмлеге әзерләнгән, печән - 50 мең тонна, сенаж - 280 мең тонна. Барлыгы 1 шартлы терлек башына - 1,9 ц терлек азыгы берәмлеге. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында уздырылган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
Ел башыннан Татарстанда 990,8 мең квадрат метр торак төзелеп, файдалануга тапшырылган. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 9 процентка күбрәк. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган республика киңәшмәсендә төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин белдерде.
2016 елның 10 июнендә Казанда Россия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов чимал булмаган экспорт мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министр урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Россия һәм Татарстан министрлык һәм ведомстволары җитәкчелеге вәкилләре, республиканың әйдәп баручы сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре, Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнары башлыклары катнашты.
"Без бергә" республика иҗат фестивале агымдагы елның 1-2 июлендә узды.
Халыкка онкологик ярдәм күрсәтүдә кирәк булган төп процесслар турында сүз барды. Болар - республика онкодиспансерына юллама бирер алдыннан пациентларны тору урыны буенча җентекләп тикшерү, алар өчен маршрутлаштыру билгеләп, аның расписаниесенә конкрет датасы һәм вакыты билгеләнгән дистанцион язулар кертү, беренчел медицина ярдәме күрсәтү учреждениеләренең һәм махсуслаштырылган службаның матди-техник базасын камилләштерү, яңа барлыкка килгән шешләрне иртә ачыклау һәм халык белән эшләү программаларын тормышка ашыру.
Бүген башкарма комитетта терроризмга һәм экстремизмга багышланган ачык киңәшмә булып узды.
Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов “Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү” проекты кысаларында эшмәкәрләр белән очрашты.
6 июннән 10сына кадәр "Бяки Буки" фестивале дәвам итә.