Айрат Хәйруллин чимал булмаган экспорт буенча киңәшмәдә катнашты

2016 елның 10 июне, җомга

2016 елның 10 июнендә Казанда Россия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов чимал булмаган экспорт мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министр урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Россия һәм Татарстан министрлык һәм ведомстволары җитәкчелеге вәкилләре, республиканың әйдәп баручы сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре, Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнары башлыклары катнашты.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов киңәшмәдә Татарстан Республикасы дөньяның 140 иле белән сәүдә мөнәсәбәтләре тота, узган елда экспорт күләме 11,4 млрд. АКШ доллары тәшкил итте, экспорт күләме буенча Татарстан илдә бишенче урында тора һәм Идел буе федераль округында беренче позициядә тора, дип билгеләп үтте.

Рөстәм Миңнеханов бүгенге көндә республикада гамәлгә ашырыла торган махсус программалар турында сөйләгәндә, соңгы елларда аларның экспорт күләмен 9,7% арттырырга булышканын хәбәр итте.

Алга таба чимал булмаган экспортны арттыруны икътисадта масштаблы проектлар хисабына булдырылачак - диде Рөстәм Миңнеханов. - Бу агымдагы елда ТАНЕКО һәм ТАИФ-НК авыр калдыкларны эшкәртү буенча Комплексның төзелешен тәмамлау, анда эшкәртү тирәнлеге инде 95 процент һәм аннан югарырак тәшкил иткән, газ-химия өлкәсендә яңа проект – "Аммоний" проекты, анда без табигый газдан аммиак алабыз, шулай ук, 6 миллион тонналык яңа нефть эшкәртү заводы, ул хәзерге вакытта төзелеп килә һәм республикада нефть эшкәртү күләмен арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Ике елдан соң без нефть эшкәртү күләмен 22 – 23 млн. тоннага кадәр җиткерәчәкбез".

Республика быел башлый торган тагын бер перспективалы проект-600 мең тонналык олефин комплексы проекты", - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

Безнең илдә эшкәртә алырлык күп чимал бар һәм ул чит илгә газ чималы буларак түгел, ә продукция рәвешендә сатылыр дип саныйбыз, диде ТР Президенты.

Аның сүзләренә караганда, мондый проектлар бик күп һәм Татарстан "Газпром" белән актив эшли.

Рөстәм Миңнеханов чимал булмаган экспорт өлешендә, аның фикеренчә, эшне яхшыртырга ярдәм итәчәк мәсьәләләргә кагылды. Бу- барыннан да элек, халыкара сертификация узуның катлаулылыгы һәм озынлыгы.

"Без тышкы базарга продукция чыгару өчен кирәкле сертификатлар турында мәгълүматларга ия булган мәгълүмат ресурсы булдырырга тәкъдим итәбез, - диде ул. - Һәр илдә алар төрле, һәм бу мәгълүмат бик мөһим".

Моннан тыш, әлеге сертификация белән шөгыльләнүче федераль реестр һәм оешмалар рейтингын булдырырга кирәк һәм шулай ук, интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәләрен чит патентлавына ярдәм итү механизмын тормышка ашырырга кирәк", - дип саный Рөстәм Миңнеханов.

Халыкара аккредитация уздыручы Россия сертификация үзәкләре булдыру кирәк, дип әйтте ул, һәм без бу процесста катнашырга һәм ярдәм алырга телибез.

"Без чит ил базарлары экспорт урыннары буенча маркетинг тикшеренүләрнең федераль дәрәҗәдә гомуми ачык булган мәгълүмат базасын төзү максатка яраклы булыр дип саныйбыз– диде Рөстәм Миңнеханов. – Шулай ук, бердәм таләпләр булдыру кирәк дип саныйбыз - Сәүдә-сәнәгать палатасы белән берлектә банклар - экспорт элемтәләргә һәм таможня хезмәте белән товарлар номенклатурасы кодларын унификацияләүдә".

Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә чит илгә безнең товарларны чыгаруда чик булып чыгымнарның югары бәяле һәм инфраструктур чикләүләрнең булуы тора. Рөстәм Миңнеханов чит илгә җибәрелә торган ватан продукциясенең логистик маршрутын үстерүнең федераль программасын эшләргә тәкъдим итте.

"Транспорт чыгымнарны кайчакта чит илгә продукция җибәрүдә проблема булып тора", - дип искәртте ул.

Тулаем алганда, Рөстәм Миңнеханов, бүген күтәрелгән тема бик актуаль дип атады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International