Ул халыкка онкологик ярдәм күрсәтүдә кирәк булган төп процессларны да бәян итте. Болар - республика онкодиспансерына юллама бирер алдыннан пациентларны тору урыны буенча җентекләп тикшерү, алар өчен маршрутлаштыру билгеләп, аның расписаниесенә конкрет датасы һәм вакыты билгеләнгән дистанцион язулар кертү, беренчел медицина ярдәме күрсәтү учреждениеләренең һәм махсуслаштырылган службаның матди-техник базасын камилләштерү, яңа барлыкка килгән шешләрне иртә ачыклау һәм халык белән эшләү программаларын тормышка ашыру.
Агымдагы елның апрель аенда элекке йогышлы авырулар хастаханәсе бинасын республика онкодиспансерының 3 нче поликлиникасы структур подразделениеләре өчен капиталь ремонтлау эшләре башлап җибәрелде. Этик һәм социаль принципларны саклаган хәлдә республикабыз көньяк-көнчыгышы онкологик службасын үстерүнең стратегик планы эшләнде.
Онкологик ярдәм системасының төп нигезе булып пациентларның тору урыны буенча урнашкан сәламәтлек саклау учреждениеләре тора. Нәкъ менә шунда поликлиникалар табиблары һәм фельдшерлар көче-тырышлыгы белән онкологик авыру булуга шик ачыклана да. Зарурлык килеп туганда пациент беренчел онкологик кабинетка (ПОК) юллана – бу беренчел онкологик ярдәмнең бер этабы. Нәкъ менә шушы кабинетларга онкологик авырулар һәм яман шешкә китереп җиткерү ихтималы булган чирләр ияләренә консультатив, диагностик ярдәм күрсәтү, әлеге төркемгә керүче пациентларга диспансер күзәтүе алып бару, аларның сәламәтлеге торышына мониторинг үткәрү тактикасын билгеләү өчен авыруларны онкологик учреждениегә үзвакытында җибәрү бурычы йөкләнә дә.
Иң мөһиме – ул диагностика. Шуңа да без зурлар өчен оештырылган диспансерлаштыруның бик кирәкле гамәл булуын, аны үткәрү һәм аңа бик җитди якын килүнең онкологик компонентны да күздә тотканлыгын аңларга тиешбез. Бары тик бу юнәлештә актив эшләү һәм акчаларны нәтиҗәле тоту гына кешеләрнең гомерен саклап калуга китерәчәк.