Ел башыннан Татарстанда 990 мең квадрат метр торак төзелеп тапшырылган

2016 елның 11 июне, шимбә

Ел башыннан Татарстанда 990,8 мең квадрат метр торак төзелеп, файдалануга тапшырылган. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 9 процентка күбрәк. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган республика киңәшмәсендә төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин белдерде.
"Социаль ипотека программасын чынга ашыру дәвам итә, - диде министр. - Татарстанда 110 мең кв метр чамасы 63 йорт төзелгән". Бу тиздән 1952 гаилә яңа тораклы була дигән сүз, - дип билгеләп үтте ул.
Ел ахырына кадәр арендага тапшырыла торган 22 күпфатирлы торак төзеләчәк. Фәйзуллин мәгълүматларына караганда, бу программа буенча торакның гомуми мәйданы 14,4 мең кв.метр. тәшкил итә.
Бөек Ватан сугышының 187 ветераны һәм аларның тол калган хатыннары өчен 44 яңа йорт төзелә. Ирек Фәйзуллин районнарга бу программаны чынга ашыруны тизләтергә тәкъдим итте. "Төбәкләрнең бер өлеше федераль үзәк бүлеп биргән акчаларны үзләштерә алмаган. 1 июльдән ихтыяҗ булмаган ресурсларны яңадан билгелиләр. Татарстан тагын 119 ветеранга фатир төзү өчен финанслар алу мөмкинлегенә ия", - диде Татарстанның төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры.
Республикада 1265 ятим бала торакка мохтаҗ. Быел 311 бала фатир ачкычларын алырга тиеш. 41 күп балалы гаилә дә яңа тораклы булачак. Алар торакка сертификатлар алган инде, тагын 71 яшь гаилә исә яңа торак алырга субсидия көтә. Министр сүзләренчә, федераль үзәк акча бүлеп бирә, әмма аларны 1 июльгә кадәр үзләштерү зарур. 20 фатирны финанслауга заявка булуга карамастан, Чаллыда әзер буш торак булмаган. "Бу эшкә җаваплырак карарга кирәк", - диде Рөстәм Миңнеханов муниципалитет башлыгына. Әгәр калган өч атнада бу мәсьәлә хәл ителмәсә, быел торак көткән гражданнар яңа тораклы булу мөмкинлеген югалтачак, ә акча кире Мәскәүгә кайтарылачак, - диде Президент.
"Калган программалар график буенча гамәлгә куела", - дип тәмамлады чыгышын төзелеш министры.

"Татар-информ" МА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International