16 нчы ноябрь көнне Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетында"Әлмәт-Водоканал" ачык акционерлык җәмгыятенең хезмәт хокукларын саклау координацион советының күчмә утырышы узды.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы 22 ноябрь көнне “Ачык ишекләр көне” уздыруны планлаштыра.
21 ноябрьдән 21 декабрьгә кадәр Әлмәт картиналар галереясында Александр Павлович Бубновның шәхси күргәзмәсе узачак.
18 - 20 ноябрьдә ҖАҖ "Татнефть" спорт комплексында волейбол буенча ир-ат командалары арасында ҖАҖ "Татнефть" кубогына XXII Бөтенроссия турниры башланачак. Ачу тантанасы сәгать 10.00 да.
Татарстан Республикасы аграр яшьләр берләшмәсе, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек Министрлыгы, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы белән берлектә "Татарстан Республикасы авыл яшьләре" программасын гамәлгә ашыру кысаларында 25-27 ноябрьдә Казан шәһәренең "Идел" яшьләр үзәге базасында яшь эшмәкәрләр чарасы үткәреләчәк.
15 ноябрь көнне Әлмәт шәһәренең ААҖ "Татнефть" Медсанчастендә травматологлар,ортопедлар, хирурглар һәм терапевтлар өчен белем бирү семинары узды. Табиблар медсанчастьтән һәм ТР көньяк-көнчыгыш районнарының башка дәвалау учреждениеләреннән килгәннәр иде.
Алкогольле яки спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозу фактлары турында мәгълүматларны урнаштыруның бернинди дә кыенлыгы юк: моның өчен Татарстан Республикасы дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталында (uslugi.tatarstan.ru) шәхси кабинетта теркәлеп, “Халык контроле” бүлекләренең берсендә, фотосурәт белән (фотосурәт – мәҗбүри таләпләрнең берсе), закон бозучы турында мәгълүмат кына урнаштырырга кирәк.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Н.М.Усманов, “ТИПКА” укыту-методик үзәк җитәкчесе Ф.Г.Әхмәтов, “Татагролизинг” ААҖ баш инженеры Н.Н.Вәлиев составындагы комиссия районның 8 хуҗалыгын тикшерделәр.
17 нче ноябрь көнне 14 сәгатьтә "Иске Әлмәт" район мәдәният йортында яшь медицина белгечләренә багышлау кичәсе узачак
Әлмәттә Юрий Башмета җитәкчелегендә камера ансамбле концерты узды. Бу чара “Мәскәү солистлары” коллективына 25 ел туу уңаеннан үткәрелде.