Экологлар әлмәтлеләрнең сорауларына җавап бирәчәк

2016 елның 18 ноябре, җомга

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы 22 ноябрь көнне “Ачык ишекләр көне” уздыруны планлаштыра. Белгечкә үзен борчыган сорау белән теләсә-кайсы татарстанлы мөрәҗәгать итә ала.

Министрлык хезмәткәрләре дәүләт органы эшчәнлегенең юнәлешләре, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары отчеты, “Халык контроле” эшчәнлеге, “Мәктәп экопатруле”һәм башкалар турында сөйләячәкләр.

Ачык ишекләр көне  22 ноябрьдә  16:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр узачак..

Әлмәт, Бөгелмә,  Нурлат, Лениногорск, Чирмешән районнары өчен Ачык ишекләр көне түбәндәге адрес буенча урнашкан  көньяк-көнчыгыш территориаль идарәдә үткәреләчәк: Әлмәт шәһәре, Әминов урамы,9а, тел. 8 (8553) 33-03-26.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International