21 ноябрьдән 21 декабрьгә кадәр Әлмәт картиналар галереясында Александр Павлович Бубновның шәхси күргәзмәсе узачак. Тамашачылар игътибарына рәсем сәнгате һәм графика әсәрләре тәкъдим ителәчәк.
Экспозициянең рәсми ачылышы 21 ноябрь көнне 16.00 сәгатьтә .Ленин урамы ,98 нче йорт («Нефтьче» мәдәният сарае) адресы буенча узачак.
Александр Павлович Бубнов (1908 — 1964) — совет рәсми сәнгате вәкиле. Аның иҗат җимешләре Дәүләт Третьяков галереясында, Рус дәүләт музеенда, Казах галереясында, Ульяновск музеенда урын алган.