Әлмәтлеләр алкоголь базарында булган законсызлык турында “Халык контроленә” мөрәҗәгать итә алалар

2016 елның 17 ноябре, пәнҗешәмбе

Алкогольле яки спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозу фактлары турында мәгълүматларны урнаштыруның бернинди дә кыенлыгы юк: моның өчен Татарстан Республикасы дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталында (uslugi.tatarstan.ru) шәхси кабинетта теркәлеп, “Халык контроле” бүлекләренең берсендә, фотосурәт белән (фотосурәт – мәҗбүри таләпләрнең берсе), закон бозучы турында мәгълүмат кына урнаштырырга кирәк. Кагыйдә буларак, бу - мөрәҗәгать итүче фикеренчә, закон бозуга юл куелган сәүдә объекты фотосурәте.

Урнаштырылган мәгълүмат Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе яки Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан, үзләренә йөкләнгән вәкаләтләр чикләрендә (мониторинг, планнан тыш тикшерү, административ тикшерү, оператив-эзләү чаралары үткәрү), карап тикшерелә.

Карап тикшерү йомгаклары “Халык контроле” бүлегендә заявка урнаштырылганнан соң 10 көннән дә соңга калмыйча урнаштырыла. Мәгълүматны карап тикшерү күп вакыт таләп иткән очракта заявканы карап тикшерү  срогы 30 көнгә кадәр озайтылырга мөмкин.

Ачыкланган закон бозу фактлары буенча гаепле зат, алкогольле яки спиртлы продукциясе конфискацияләнеп, административ җаваплылыкка җәлеп ителгән очракта Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең контрольлек-инспекция бүлеге,  җибәргән мәгълүматы әлеге административ тикшерү өчен нигез булып хезмәт иткән мөрәҗәгать итүче белән,   Татарстан Республикасы дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталында (uslugi.tatarstan.ru) шәхси кабинетен теркәгәндә мөрәҗәгать итүче күрсәткән телефон яки электрон почта адресы аша, административ җаваплылыкка тарту турында карар законлы көченә кергәч бер тәүлектән дә соңга калмыйча, элемтәгә керә.

Мөрәҗәгать итүчегә, матди түләү алу өчен, мөрәҗәгать итүченең яшәү урынына якын булган Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль  органына мөрәҗәгать итү тәкъдим ителә.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International