Иртәгә, 24 майда, Әлмәттә аязучан болытлы һава көтелә. Урыны белән бераз яңгыр ява. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан. Җил төньяк-көнбатыштан, төнлә төньяк-көнчыгышка күчеп, 3-8 м/с; көндез 6-11 м/с, урыны белән 15-17 м/с тизлектә.
Татарстан Республикасы буенча РСФ бүлеге ел башыннан медицина күрсәткечләре буенча транспорт чараларын кулланучы 500 гражданга ОСАГО полисы бәясеннән компенсация түләде.
Киңәшмәдә бәйрәмгә әзерлекнең барлык нечкәлекләре каралды-күңел ачу программасын оештырудан алып логистика мәсьәләләренә кадәр.
12 июньгә кадәр Татарстанда 14 яшьтән өлкәнрәк һәр кеше Әлмәт районының 7 җәмәгать киңлегенең берсе өчен gorodsreda.tatar.ru сайтында тавыш бирә ала моның өчен дәүләт хезмәтендә профиль генә кирәк!
Җәйгә 8 көн калды, димәк, безнең коммуналь хезмәтләр җәмәгать урыннарын җылы сезонга актив әзерлиләр.
Яшь буынның иминлеген тәэмин итү, гомерен һәм сәламәтлеген саклау, шулай ук массакүләм чаралар уздырылган көннәрдә җәмәгать тәртибен саклау максатларында Әлмәт районында алкоголь продукциясен ваклап сатуга вакытлыча чикләүләр кертелә.
Бүгенге көнгә җирле әһәмияттәге дүрт юл участогында эшләр тәмамланган, әзерлек 99% ка якын. Алар арасында Тимирязев урамының Радищев урамыннан Җәлил урамына кадәрге өлеше, ДОСААФ микрорайонындагы Межевая урамы, Түбән Мактамадагы Җәлил урамы һәм Урсала микрорайонындагы Девонская урамы бар. Барлык эшләр дә график буенча башкарыла.
Бүген 10:00 сәгатьтә 200дән артык унберенче сыйныф укучысы тарих, әдәбият һәм химия буенча сорауларга җавап бирү өчен парталар артына утырды. Белемнәрен күрсәтү өчен аларга ким дигәндә өч сәгать ярым вакыт бирәчәкләр.
Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен җаваплы чор башланды – дәүләт имтиханнарын тапшыру: ОГЭ һәм БДИ. Район башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова мәктәпне тәмамлаучыларга ярдәм һәм теләк сүзләре белән мөрәҗәгать итте:
Бүген Бөек Ватан сугышы ветераны һәм Әлмәт районының Мактаулы гражданины Миңнисә Мифтах кызы Сабирова үзенең бер гасырлык юбилеен билгеләп үтә.