«Курше Фест» ишегалды чаралары конкурсына әлмәтлеләрдән 43 гариза килгән

2025 елның 17 июне, сишәмбе

Татарстанда ишегалды чараларына ярдәм итү һәм күршелекне ныгыту өчен ТР рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән оештырылган «Курше Фест» республика конкурсына гаризалар кабул итү төгәлләнде.

Конкурска барлыгы 585 гариза кергән, шуларның 43е - Әлмәт районыннан. Катнашучылар ишегалды бәйрәмнәренең дистәләгән сценарийларын тәкъдим иттеләр: концертлардан һәм мастер-класслардан алып гаилә квестларына, лекцияләргә һәм спорт очрашуларына кадәр.

1 июльдә үк без җиңүчеләрнең исемнәрен беләчәкбез! Конкурсның гомуми приз фонды-20 миллион сум, ә һәр җиңүче ишегалды чараларны оештыру һәм үткәрү өчен 500 мең сумга кадәр акча алачак.

Катнашучыларыбызга йодрык тотабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International