«Нур» яшьләргә психологик ярдәм күрсәтү үзәге 8 яшьтән 13 яшькә кадәрге балалар өчен җәйге интенсивлар сериясен эшләтеп җибәрде.
Балаларны шәһәрнең кызыклы урыннары буйлап экскурсияләр, күчмә мастер-класслар, команда туплау буенча тренинглар, картинг, эретеп ябыштырулар, кино күрсәтүләр һ.б. программалар көтә.
Бүген, мәсәлән, балалар үзәкнең хезмәткәрләре белән бергә Әлмәт сөт комбинатында һәм ат спорты мәктәбендә булдылар.
МХОда катнашучыларның балалары өчен интенсивта катнашу-бушлай.
Бу сезонда тагын шундый ике чара үткәрү планлаштырыла. Хәзер июль һәм августка җыю бара. Тулырак мәгълүмат һәм язылу өчен телефон: 8-950-311-46-45.