ЯҢАЛЫКЛАР


28
декабрь, 2016 ел
чәршәмбе

Бүген шәһәрдә Әлмәт муниципаль районы Советының чираттан тыш унбишенче сессиясе һәм Әлмәт шәһәре Советының ундүртенче утырышы узды. 

Күркәм гадәт буенча, Яңа ел алдыннан  Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин матбугат чаралары вәкилләре белән очрашып 2016нчы елның нәтиҗәләре белән таныштырды, матбугат чараларының сорауларына җавап бирде.

Әлмәтлеләр һәм шәһәребез кунаклары өчен  яңа ел каникулларына кызыклы программа әзерләнә.

Декабрь аенда КФУның иктисад һәм финанслар институтында "Эшмәкәрлек фабрикасы" проектының алтынчы сезонының чыгарылыш имтиханы үтте.


27
декабрь, 2016 ел
сишәмбе

Әлмәт дәүләт нефть институтында чит ил дәүләтләреннән килгән студентлар Әлмәт шәһәренең “Аек Әлмәт” сәламәт яшәү рәвеше клубы җитәкчесе белән очраштылар. 

"Мастер-класс иҗат мәктәбе һәм Әлмәт музыка көллияте хезмәттәшлеге кысаларында, күптәнге традиция буенча Әлмәт шәһәренең  социаль ярдәмгә мохтаҗ балаларга адреслы ярдәм  күрсәтелде.  

Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәренең рәсми сайты almetyevsk.tatar.ru "Иң яхшы муниципаль сайт" дип исемләнгән бөтенроссия бәйгесендә катнаша.

"Хокукый белем атналыгы” акциясе кысаларында, физкультура укытучылары уртак чара үткәрделәр. Бу чараның темасы – “Гадәттән тыш хәлләр вакытындагы кагыйдаләр”.

Әлмәт шәһәренең ТР дәүләт Алкоголь инспекциясенең чираттагы  халык белән очрашуы үтте. Агымдагы айда бу очрашулар Әлмәт районының Новотроицск авыл җирлегендә, Азнакай районыныңӘсәй авыл җирлегендә һәм Бөгелмә районының Иске Исак авыл җирлегендә узды. 

Декабрьдә Нефтьчеләр мәйданында Яшел Фитнес проектының перезагрузкасы узды. Бу чара  көзге сезонның ахырын һәм яңа кышкы сезонның эшләп җибәрүен аңлата.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International