Күркәм гадәт буенча, Яңа ел алдыннан Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин матбугат чаралары вәкилләре белән очрашып 2016нчы елның нәтиҗәләре белән таныштырды, матбугат чараларының сорауларына җавап бирде. Шулай ук Айрат Ринат улы 2017нче елга планнар белән таныштырды. Район башлыгы 2016нчы елда Әлмәттә ачылган яңа объектларга тукталып китте, шуларның ин данлыклысы - шәһәр пляжы ачылу булды. Бик күп проектлар шәһәрдә ПАО "Татнефть" ярдәме белән ашырылуына тукталып китте ул һәм нефтьчеләргә рәхмәтләрен җиткерде. Очрашу ахырында #Любимый Альметьевск шугалагы турында яңа ел роликлары бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү булды.