Әлмәтлеләр һәм шәһәребез кунаклары өчен яңа ел каникулларына кызыклы программа әзерләнә.
3 нче гыйнвар 11.00 да Шәмсенур паркында балалар өчен театраләльләшкән программа үтәчәк. Драмтеатрда 11.00 да һәм 13.00да яңа ел утреннигы үтәчәк. Рәсемнәр галереесында 10.00 да һәм 18.00 да "Новогодний вернисаж" күргәзмәсен карап булачак. Шулай ук 4,5,6,7, 8 гыйнварда да әлмәтлеләрне кызыклы программа көтә.