Әлмәтнең яшь эшмәкәрләре "Эшмәкәрлек фабрикасы" проектында катнаштылар

2016 елның 28 декабре, чәршәмбе

Декабрь аенда КФУның иктисад һәм финанслар институтында "Эшмәкәрлек фабрикасы" проектының алтынчы сезонының чыгарылыш имтиханы үтте. Иң яхшы бизнес-инициатива авторлары ТР Президенты Рөстәм Миңлеханов, КФУ ректоры Илшат Гафуров, республикабызның иктисад министры Артем Здунов һәм башка мәртәбәле кунаклар алдында чыгыш ясадылар. "Эшмәкәрлек фабрикасы"нда барлыгы 17 мең кеше катнашкан, 2 меңе укулар үткән, 200 компания барлыкка килгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International