11 февральдә бөтен ил буйлап үткән 2017 елның Кышкы спорт төрләре көнен билгеләп үтү хөрмәтенә "Олимпия уеннарында җиңүче спортчыларны хөрмәтләү" Бөтенроссия интернет-кампаниясендә катнашырга чакырабыз. Сезнең, яраткан Олимпия чемпионнары һәм танылган спортчыларга рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итеп, җавап алу мөмкинлеге булачак.
Бөек җиңүчеләр белән аралашыр өчен СТЕНАПРИЗНАНИЙ.РФ сайтына керергә һәм, яраткан спортчыны сайлап алып, ярдәм сүзләрен язарга кирәк.