Кичә Әлмәт шәһәренә район башлыгы чакыруы буенча, танылган Россия лингвисты, синхрон тәрҗемәче, "Мәдәният" телеканалында "Полиглот" реалити-шоу алып баручы-укытучы Дмитрий Петров килде. Ул 20 дөнья теле белә, шулай ук укыту буенча уникаль методика белгече дә әле ул. Теләсә кайсы чит телләрне кыска вакыт эчендә өйрәнә.