Бүгенге киңәшмәдә ришвәтчелеккә каршы көрәш һәм яшьләр сәясәте турында сүз барды.
Әлмәт муниципаль районында XIII Спартакиада кысаларында сәламәтлек саклау учреждениеләре арасында ату буенча ярышлар үтте. Ярышлар ААҖ "Татнефть" споркомплексында узды. Чарада шәһәрнең 11 сәламәтлек саклау учреждениеләреннән 22 спортчы катнашты.
Татарстан Республикасының иң яхшы университетларының берсендә Айрат Хәйруллин киләчәктә медицина өлкәсендә яшь белгечләр булучы студентлар белән очрашты . Бу диалогта вузның ректоры Алексей Созинов, Әлмәт муниципаль районы буенча Татарстан сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Вера Головина, перинаталь үзәге булган Әлмәт балалар шәһәр хастаханәсе баш табибы Лидия Исмәгыйлева да катнаштылар.
2017 башланганнан бирле Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан төзелештә хезмәтне саклау өлкәсендә 185 тикшерү уздырылган. «Татарстан Республикасы төзүчеләре бергәлеге» үзлегеннән җайга салынучы оешмасы тарафыннан оешманың 18 әгъзасына тикшерү уздырылган.
Быелгы массакүләм чаңгы узышларда 21 583 әлмәтле катнашты. Спорт бәйрәме шәһәр ипподромында узды. Чаңгыда чыгучы иң кечкенә спортчыга -4, иң өлкәненә -80 яшь иде. Чарада катнашучыларны район башлыгы Айрат Хәйруллин сәламләде һәм “Снежинка” ял базасында заманча чаңгы модуле төзеләчәген әйтте.
17февраль көнне 15 нче урта мәктәп базасында “Милли мәдәният-2017” фестивале узды. Чарада шәһәрнең 25 мәктәбеннән, 250 дән артык укучы катнашты. Бәйрәм республика территориясендә бердәм булып яшәүче төрле милләт халыкларының гореф-гадәтләрен, йолаларын күрсәтүгә багышланды.
18 февраль көнне нефть башкаласында актив һәм экстремаль ял бәйрәме, кар автомобильләрендә узышу буенча Россия Чемпионаты узды. Ярышларда Россиянең 15 шәһәреннән 50 гә якын спортчы катнашты.
Сәламәт туклану - һәркемнең үз эше.
"Батырлык атналыгы" дип исемләнгән бөтенроссия патриотик акциясе кысаларында ТИСБИ институты студентлары өчен полиция тарихы музеенда экскурсия оештырылган иде.
Әлмәттә бөтен республикадан яшь вокалистлар җыелды. Сәбәбе - “Сайрар сандугач иле" балалар иҗаты фестиваленең XX юбилей региональ финал туры. Номинация - "Вокал.Ансамбльләр". Оештыручылар - “Татнефть" компаниясенең "Рухият" рухи яңарыш фонды.