16 февральдән алып 20 февральгә кадәр Әлмәт, Зәй, Лениногорск районнарында «Татарстан Республикасындагы гигиена һәм эпидемиология үзәге» Федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесе филиалында «Интернет» челтәре ярдәме белән товарларны сатып алу очракларында сатып алучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча «кайнар линия» оештырылачак. Кызыксындырган сорауларны сез 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр 45-20-72 кайнар линия телефоны буенча юрисконсульт Ризванов Искәндәр Салават улына бирә яки ТР, Әлмәт шәһәре Грибоедов урамы, 10 9нчы кабинет адресы буенча консультация сорап мөрәҗәгать итә аласыз, консультация түләүсез.