Быелгы массакүләм чаңгы узышларда 21 583 әлмәтле катнашты. Спорт бәйрәме шәһәр ипподромында узды. Чаңгыда чыгучы иң кечкенә спортчыга -4, иң өлкәненә -80 яшь иде. Чарада катнашучыларны район башлыгы Айрат Хәйруллин сәламләде һәм “Снежинка” ял базасында заманча чаңгы модуле төзеләчәген әйтте.
Быелгы эстафета 1100 метр араны тәшкил итте.Иң элек чаңгы юлын шәһәр службалары җитәкчеләре, ветераннар сынады. Әлмәт мәктәпләре укучылары, югары уку йортлары студентлары да бердәм булып чаңгы юлына басты.