27 февральдә Әлмәттә, Нефть институтында Региональ гамәли консалтинг сессиясе (РГКС) үтәчәк. Бөтен Татарстаннан һәм күрше төбәкләрдән технологик стартаплар Open Innovation Startup Tour проектларын җентекләп өйрәнә һәм экспертлар һәм инвесторлар алдында чыгышка әзерләнә алачаклар.
Региональ гамәли консалтинг сессияләре (РГКС) – төбәкләрдә инновацион экосистеманы булдыруга һәм югары технологияләр өлкәсендә региональ эшмәкәрлекне үстерүгә юнәлтелгән РВК программасы. Белем бирү интенсивлары эшмәкәрләргә проектларын үстерү һәм алга таба коммерцияләштерү өчен кирәкле мәгълүматны алу мөмкинлеген бирә.
2017 елда РГКС Open Innovation Startup Tour (OIST) – перспективалы технологик эшләнмәләрне эзләү һәм башлап җибәрүче стартап-төркемнәрнең компетенцияләрен үстерү буенча масштаблы проектта катнашучы шәһәрләрдә уза.
РГКС Әлмәт шәһәрендә Әлмәт дәүләт нефть институтында, А корпусында, 219нчы аудиториядә (Ленин ур., 2) үтәчәк.
Сессиягә https://yellowrocket.timepad.ru/event/447815/ сылтамасы буенча язылырга була.