Бүген Түбән Мактама авыл җирлегендә мөһим спорт бәйрәме узды – авыл яшьләренең 48 нче кышкы спартакиадасы. Спартакиаданың төп максатлары -яшьләрне актив физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, иң көчле командаларны ачыклау, район яшьләренең дустанә элемтәләрен ныгыту.
Беренче кышкы спартакиада 48 ел элек Кәшердә уза. Ул вакытта спортның 6 төре буенча көч сынашканнар. Бүген исә авыл яшьләре 14 төрдә көчлеләрне ачыклый.