ЯҢАЛЫКЛАР


28
февраль, 2017 ел
сишәмбе

26 нчы февраль көнне шәһәребездә «Масленица» бәйрәмен гөрләтеп үткәрделәр. Әлмәтлеләр кышны озатып, назлы кояшлы язны каршы алдылар. Әлеге чара “Татарстан нефтенең 60 еллыгы” исемендәге мәдәният һәм ял паркында узды. Бу көнне районыбызның үзешчән коллективлары чыгыш ясады. Шулай ук күңелле уеннар һәм кызыклы бәйгеләр үткәрелде. 

Яңа Кәшер мәдәният йортында "Татар егете-2017" дип  исемләнгән район конкурсы узды. Бу чарада районның унбер яшь татар егете катнашты.  

Әлмәт шәһәренең 2нче урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбият укытучылары Татарстан Республикасы язучылар берлеге әгъзалары катнашында семинар узды. Семинарның темасы — " Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә яңа технологияләр кулланып әхлакый шәхесләр тәрбияләү ".

Төбәкара хезмәтне саклау ассоциациясе XXI «Иминлек һәм элемтә» форумы кысаларында «Хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгеч - 2017» Республика бәйгесен үткәрде.

Татарстанда кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итүче күптөрле программалар гамәлгә ашырыла.

Урта һөнәри белем бирү факультетында мәктәп укучылары арасында профессиональ пробалар узды. Укучылар үзләрен  Әлмәт муниципаль районының эшче һөнәрләрен үзләштерделәр - "пешекче", "кондитер", "официант", "сатучы".


27
февраль, 2017 ел
дүшәмбе

Бүген Әлмәт шәһәренең нефть институтында Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ярдәме белән консалтинг буенча региональ гамәли сессия узды.  Оештыручылар - Россия венчур компаниясе. 

Кадастр исәпкә алу һәм хокукларны теркәү өчен кирәкле мәгълүматларны сорауга җавап бирү вакыты кыскарды. «Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләрне тәкъдим итүне оештыру турында» законының яңа редакциясе җавап бирү өчен ике көн бирде.

Республика бәйгесендә медицина хезмәткәрләре дә катнашты.

6 мартта сәгать 9.00 Әлмәт шәһәре, Герцин урамы 86 "А" адресы буенча урнашкан Мәшьгульлек үзәгендә 1 катның фойесында хатын-кызлар, шулай ук барлык теләүчеләр, шул исәптән инвалидлар өчен вакансияләр ярминкәсе узачак.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International