Түбән Мактама бистәсе тарихы музеенда 8 март уңаеннан “Әни – иң изге кеше” дип исемләнгән очрашу-кичә узды. Әлеге чарада Мактаманың беренче мәктәбенең 9-сыйныф укучылары авыл җирлегендә яшәүче ханымнар белән очрашты.
Әлмәт шәһәренең М. Таһиров исемендәге 1 нче урта мәктәбендә Р. Фәхретдинның белем бирү мирасына багышланган фәнни-гамәли конференция узды. Бу чарада филология фәннәре кандидатлары С. Трофимова (Казан) һәм Д. Гимранова (Р. Фәхретдин мемориаль музее директоры), ТР көньяк-көнчыгышының имам-мөхтәсибе һәм казые Ф. Әхмәтҗанов, шулай ук мәгариф идарәсе вәкилләре, мәктәп педагоглары катнашты.
«Нефтьче» Мәдәният сараенда Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан үткәрелгән тантанада гүзәл затлар адресына матур сүзләр күп яңгырады. Гүзәл затларны район башлыгы тәбрик итте.
Сезне Халыкара хатын-кызлар бәйрәме белән ихлас тәбрик итәм!
Бу бәйрәм һәр язда безне җылылык һәм яктылык, кошлар сайравы һәм табигатьнең уянуы белән каршы ала. Ул безнең аналар, хатыннар, кызлар, апалар – йөрәгебезгә якын барлык хатын-кызларга карата булган ярату һәм иң изге хисләр белән тулган.
Яз вакыты җитү белән юка боз һәм су өслегендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү куркынычы арта.
Әлмәт муниципаль районы буенча ТР МЧС Идарәсе шәһәр һәм район предприятиелары, районның мәгариф учреждениелары һәм авыл җирлекләрендә яз вакытында гадәттән тыш хәлләрнең нәтиҗәләрен кисәтү һәм җиңеләйтү максаты белән оештыру, укыту һәм пропаганда чараларының үткәрелүе турында хәбәр итә.
Бүген Әлмәт шәһәр Советының чираттан тыш 18 нче утырышы узды. Көн тәртибендә - шәһәр башкарма комитеты җитәкчесен билгеләү.
“Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән” республика бәйгесенә йомгак ясалды.
Шәһәр автоинспекторлары беренче тапкыр, яки шофер таныклыгын алыштыручы Әлмәт хатын-кызларын гаҗәпләндерделәр.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда «Корстон» КССКда узган «Уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру» өстенлекле проекты семинарының пленар утырышында катнашты.
17 март көне "Татарстан Республикасының Дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе" Дәүләт автоном учреждениесе Әлмәт шәһәрендә укыту семинары уздырачак. Семинар программасы үз эченә ике тематик ала. Беренче түгәрәк өстәл " 2017 елда смета-норматив базасының үзгәрешләрен күзәтү: актуаль методик документлар, законнарга кертелгән үзгәрешләр анализы һәм аларны куллану үзенчәлекләре".