Әлмәттә 8 Март уңаеннан бәйрәм чарасы узды

2017 елның 7 марты, сишәмбе

«Нефтьче» Мәдәният сараенда Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан үткәрелгән тантанада гүзәл затлар адресына матур сүзләр күп яңгырады. Гүзәл затларны район башлыгы тәбрик итте.

– Хатын-кызлар – безгә тормыш бүләк итүчеләр, кайгыртучан әниләр. Районда ике меңнән артык күпбалалы гаилә исәпләнә. 40 тан артык гаиләдә биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләнә. Сугыш елларын кичергән каһарман хатын-кызларыбызга аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә. Күркәм затларыбызның йөзләреннән нур бөркелү – безнең өчен зур шатлык, – диде Айрат Хәйруллин изге теләкләрен белдереп һәм тормыш шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән эшләр белән таныштырып. 
Фидакарь хатын-кызлар, күпбалалы әниләр район Советы һәм башкарма комитетының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Үзешчәннәр концерт номерлары бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International