Түбән Мактама бистәсе тарихы музеенда 8 март уңаеннан “Әни – иң изге кеше” дип исемләнгән очрашу-кичә узды. Әлеге чарада Мактаманың беренче мәктәбенең 9-сыйныф укучылары авыл җирлегендә яшәүче ханымнар белән очрашты. Кунаклыр арасында: Гүзәлия Сөләйманова. Ул 38 ел буена Миңнебай газ эшкәртү заводында лаборат булып эшләп лаеклы ялга чыккан, хезмәт ветераны. 1 малай һәм 1 кыз үстергән. Икенче кунак - Фәйрүзә Гимадиева. Ул гомер буе шәфкать туташы булып эшләгән. 2 бала анасы. Асыя Мусабирова кияүгә чыгып 30 ел буена кайнанасы белән тату гомер иткән. Үз балалары булмау сәбәпле, тормыш иптәше белән бер уйга килеп, бала тудыру йортыннан малай алып кайталар. Шул баланы тәрбиялэп үстерәләр, аң-белем биреп, укытып олы тормыш юлына аяк бастыралар. Асыя апа озак еллар Миңнебай газ эшкәртү заводында хисапчы булып эшләгән, хәзер инде ляеклы ялда.
Кунаклар үзләре белән таныштырып, әниләре турында сөйләделәр, хәтирәләре белән уртаклашып, балаларга матур теләкләр җиткерделәр, киңәшләр бирделәр.
Укучылар, 8 март бүләге итеп, кунакларга шигырьләр укыдылар. Укытучылары Галия Наиловна мондый чараларның балалар өчен бик әһәмиятле икәнен әйтеп, балаларга биргән төпле киңәшләре өчен кунакларга рәхмәт сүзләре җиткерде.