Капсуланы тантаналы салуда район башлыгы Айрат Хәйруллин, владыка Мефодий һәм башкалар катнашты.
Бүген Әлмәт районы башлыгы Айрат Хайруллин рәислегендә призыв комиссиясенең мобилизацияләү буенча киңәйтелгән утырышы узды.
Әлмәт муниципаль районы официаль сайты almetyevsk.tatar.ru «Иң яхшы муниципаль сайты» Бөтенрәсәй бәйгесендә катнаша.
#БашкаӘлмәт әлмәтлеләрне 25 мартта Яшьләр Үзәгендә көтә!
Сезне тормышыгызны яхшыртырга: бизнеста уңышлырак булырга, тормышта үзегезнең урынны табарга, гаилә мөнәсәбәтләрен яхшыртырга, иҗади потенциалны гамәлгә ашырырга, финанс иминлекне җәлеп итәргә, сәламәт туклану һәм яшәү рәвеше серләрен белергә чакырабыз.
Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты 2017 елның 21 мартына билгеләнгән муниципаль милекне сату буенча электрон сатулар турында хәбәр итә.
Районда шәхси ярдәмчел хуҗалыкларга ярдәм йөзеннән район башлыгы Айрат Хәйруллин инициативасы белән бер баш савым сыерына 1 центнер бөртекле мал азыгы бирелә башлады.
Әлмәт шәһәренең яшьләр үзәгендә паспортлар тапшыру тантанасы узды. Бу юлы 8 март хөрмәтенә багышланган тантанага кыз балалар гына чакырылды. 50 кыз бала тормышындагы иң төп документын алды – Россия Федерациясе гражданины паспорты.
11 нче март көнне "Татнефть" спорткомплексында катнаш сугыш төрләре буенча республика чемпионаты узачак (ММА).
7 нче март көнне Әлмәт шәһәренең 16 нчы урта мәктәбендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев катнашында экология дәресе узды. Чарада шулай ук Әлмәт муниципаль районы башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова, тәрбия эшләре буенча Әлмәт мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Римма Хәлимова, Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министрлыгы әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендә дәүләт инспекторы Регина Рафагетдинова һәм экология һәм табигатьтән файдалану департаменты белгече Дарья Орлова катнашты.
Әлмәт шәһәренең эчке эшләр органнары хезмәткәрләре арасында "Полицейские рукодельницы" дип исемләнгән иҗат эшләре конкурсы үткәрелде. Бу чара 8 нче март бәйрәменә багышланган.