ЯҢАЛЫКЛАР


30
март, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Әлмәт туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре 1 нче апрель көненә багышлап, әлмәтлеләр өчен кызыклы күргәзмә әзерли. 

Бүген  Әлмәт муниципаль районы Советының XVII сессиясе  һәм Әлмәт шәһәр Советының XIХ (уртак) утырышы узды. Бу чара район башлыгы Айрат Хайруллин рәислегендә үткәрелде. 

Психологлар рәсем сәнгате һәм иҗатның шәхеснең гармонияле үсеше өчен кирәкле дип саныйлар, әмма барысы да традицион рәсем ясый алмый, шуңа күрә башка техникаларны да кулланырга кирәк. Иҗат потенциалын үстерү өчен пуантилизм – сәнгатькә тартылуның аеруча уңышлы методикаларының берсе.

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты 2017 елның  18 апреленә билгеләнгән муниципаль милекне сату буенча электрон сатулар турында хәбәр итә:

Барлык әлмәтлеләрне «Әлмәт шәһәре территорияләрен төзекләндерү буенча мәсьәләләр турында фикер алышу» проект семинарында катнашырга чакырабыз. Чара 31 март көнне 18.00 сәгатьтә Балалар һәм яшүсмерләр иҗаты үзәгендә үтәчәк. Белешмәләр өчен телефон: 32-36-66. 


29
март, 2017 ел
чәршәмбе

23 март көнне “Ульяновск дәүләт университеты” ЮБ ФДБМУның педиатрия кафедрасында Ульяновск өлкәсе балалар клиник хастаханәсендә “Перинаталь үзәге булган Әлмәт балалар шәһәр хастаханәсе” Дәүләт сәламәтлек саклау автоном учреждениесе вәкилләренең педиатрия кафедрасының чыгарылыш курслары студентлары, клиник интерннары, 2 ел укучы клиник ординаторлары һәм 6 курсны тәмамлаучылары белән очрашу үтте.

Татарстан Республикасында 1нче апрельдән санитар-экологик чистарту икеайлыгы #ЭКОяз2017 башлана.

Бу чара Татарстан Республикасының Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы оешмалар, ведомствалар һәм предприятиеләр белән берлектә оештыра.

 

Балалар арасындагы Коръән уку бәйгесен  Әлмәт мухтасибаты оештырачак. Конкурс  2 нче апрельдә Риза Фахреддин исемендәге үзәк мәчетендә узачак. 

АГНИ спорт залында факультетлар арасында волейбол буенча беренчелек булып узды. Чарада 22 команда катнашты - 176 кеше. 

Бүген Әлмәт драмтеатрында “Хәрби хезмәткә чакырылучы көне” социаль-патриотик акциясе булып узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International