Әлмәттә язгы кыр эшләрен оештыруга багышланган семинар- киңәшмә узды

2017 елның 31 марты, җомга

Язгы кыр эшләренә әзерлек”Чишмә” хуҗалыгында узган семинар-киңәшмәдә тикшерелде.Аның эшендә район башлыгы Айрат Хәйруллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, хуҗалык җитәкчеләре катнашты. Пленар өлешкә кадәр семинарда катнашучылар “Чишмә” хуҗалыгы эшчәнлеге белән таныштылар. Биредә агымдагы елда 650 гектар мәйданда бөртекле, 700 гектарда терлек азыгы культуралары чәчү планлаштырыла. Машина-трактор паркы чәчүгә тулысы белән әзер. Чәчүлек материаль, минерал ашлама да әзер. Пленар өлештә район башлыгы узган елгы эшчәнлеккә йомгак ясады. Быелгы чәчүне сыйфатлы һәм кыска срокларда башкарып чыгу кирәклегенә басым ясады. Илдус Габдрахманов әлмәтлеләрне үсемлекчелекнең нәтиҗәлелеген күтәрергә чакырды, моның өчен кулланырга мөмкин булган резервлар хакында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International