"Укучының мәдәни көндәлек" проекты кысаларында Әлмәт районының Түбән Мактама төбәк музеенда кунакта бистәнең 2 нче санлы мәктәбенең 2 нче сыйныф укучылары булды. Балалар әби-бабаларыбызның көнкүреше һәм мәдәни гореф-гадәтләре белән таныштылар, Бөек Ватан сугышы елларында авыл тормышы турында белделәр.