ЯҢАЛЫКЛАР


5
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

Бүген Әлмәт муниципаль районың башкарма комитетында  террорчылыкка каршы тору буенча комиссиянең чираттан тыш  утырышы узды. Бу чара Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов  җитәкчелегендә үтте. Төп тема - халык иминлеген тәэмин итү, куркынычсызлык чараларын көчәйтү. 

Россия Федерациясе Үзәк банкы карары нигезендә банк операцияләрен башкаруга лицензия кире кагылган юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләргә ярдәм күрсәтү максаты белән "Ташламалы лизинг" программасы эшләп чыгарылды.

Дүшәмбе Санкт-Петербургта булган шартлау тагын тынычлыкны бозды. Әлеге вакыйга уңаеннан полиция хезмәткәрләре журналистлар белән очрашты, терроризмга каршы комиссиянең чираттан тыш утырышы үтте.


4
апрель, 2017 ел
сишәмбе

Әлмәт муниципаль районы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы, Җир кодексы нигезендә, 2017 елның 2 маенда сәгать 10.00 Яңа Кәшер авыл җирлегендәге авыл хуҗалыгы җирләреннән дәүләт милке чикләнмәгән җир участокларын арендага алу шартнамәләрен төзү хокукына ачык сатулар уздыра. 

Җиңү көнендә һәр әлмәтле Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарының портреты белән парадта катнаша ала. Парадта катнашыр өчен инде хәзер үк солдатлар фотографияләрен әзерли башларга кирәк. 

Кичә видеоконференция режимында Татарстан Республикасы  Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин ТР чакырылыш комиссиясе утырышын үткәрде. Район комиссияләре алдында  язгы чакырылышны оештыру буенча бурычлар куелды. 

Асия апаны туган көне белән тәбрик итәргә социаль яклау идарәсеннән, мәгариф идарәсеннән, 11 нче мәктәптән һәм башкалар килгән иде. 

Абрар Кәримуллин исемендәге конференциянең йомгаклау этабында катнашу өчен, сайлап алу туры узган  укучылар чакырылды. Республика фәнни-гамәли конференциясендә җиңүчеләр һәм призерлар, ТР мәгариф һәм фән министрлыгының мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.  

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты 2017 елның  26 нчы апрелена билгеләнгән Әлмәт шәһәре территориясендә сезонлы стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыру буенча аукцион сатулары турында хәбәр итә. 

Россия пенсия фондына яңа мобиль кушымта тәкъдим иттеләр. Шул кушымта ярдәме белән әлмәтлеләр зур җиңеллек белән үзләренең шәхси счетлары турында мәгълүмат ала алалар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International