Россия Федерациясе Үзәк банкы карары нигезендә банк операцияләрен башкаруга лицензия кире кагылган юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләргә ярдәм күрсәтү максаты белән "Ташламалы лизинг" программасы эшләп чыгарылды.
Әлеге программа кысаларында, лизинг түләүләренең өлешен каплауны күздә тотып, беренчел аванс түләвен читкә куеп, 5 ел срокка елына 8% түләп милекне финанс арендалауга (лизингка) бирү планлаштырыла.