ЯҢАЛЫКЛАР


6
апрель, 2017 ел
пәнҗешәмбе

3-5 нче апрель көнне Әлмәт дәүләт татар драма театрында  "Идел йорт" бәйгесенең II зональ туры узды.  Конкурста Ижевск, Алабуга халык театрлары һәм Лениногорск, Азнакай, Нурлат һәм Әлмәт шәһәрләренең коллективлары катнашты.

Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Марина Трофимова 18 апрель көнне Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Сарман  районнары халкын кабул итәчәк.

Кичә Чаллыда 15 нче тапкыр"Татар егете-2017" республика конкурсының финалы уздырылды.  Чарада  Татарстанның төрле почмакларыннан 15  яшьтән 23 яшькә кадәр 8 талантлы егет катнашты.  Алар арасында Әлмәт районының Елхов авылыннан яшь талант Ринат Гарифуллин да бар иде. Ул беренче урын яулады.  

Әлмәт картиналар галереясендә "Заманча татар открытка" мастер-классы узачак.  Открыткалар тарихы турында проект җитәкчесе,  Россия рәссамнары иҗади берлеге әгъзасы һәм сәнгать белгечләре Ассоциациясе  әгъзасы Марат Мингалиев сөйлиячәк. 

1 апрельдән алып 5сенә кадәр Югары Мактама, Кичү, Рус Акташы, Габдрахман авыл җирлекләре һәм Түбән Мактама мәдәният йорты Кама-Исмәгыйль, Аппак, Илтән Бута, Урсалы, Тайсуган авыллары кешеләре өчен иҗат концертларын күрсәттеләр.

Әлмәт политехника техникумында физика укытучылары семинары узды. Семинарда гомуми белем бирү мәктәпләре һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары педагоглары катнашты. Барлыгы 76 кеше катнашты.


5
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

12 апрельдә Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көнен билгеләп үтәләр. Бу истәлекле дата беренче космоска очуга багышланган. Илнең барлык төбәкләрендә бу көнне "Волонтер космик узыш" Бөтенроссия акциясе  узачак.

9 нчы апрель көнне Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге паркта һәр атна бушлай үткәрелә торган "Яшел Фитнес" күнекмәләре узачак. 

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты 2017 елның  18 апреленә билгеләнгән муниципаль милекне сату буенча электрон сатулар турында хәбәр итә:

Әлмәт мәктәп укучылары  "Яковлев укулары" дип исемләнгән республика фәнни-гамәли конференциясендә беренче урын яуладылар.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International