ЯҢАЛЫКЛАР


14
апрель, 2017 ел
җомга

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты 2017 елның  26 нчы апрелена билгеләнгән Әлмәт шәһәре территориясендә сезонлы стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыру буенча аукцион сатулары турында хәбәр итә. 

13е көнне район башлыгы Айрат Хәйруллин КФУ студентлары белән очрашты.

 Әлмәт туган якны өйрәнү музее белән берлектә Ф. З. Яруллин исемендәге музыка көллияте "Музыка в музее" дип исемләнгән чара үткәрде. Максат–әлмәтлеләрне һәм шәһәр кунакларын рухи һәм әхлакый кыйммәтләрне саклауга өндәү, туган як гореф-гадәтләре белән танышу.

Бүген Әлмәт шәһәренең 2 нче санлы лицеенда  "Мәктәп укучылары – XXI гасыр фәннәренә" дип исемләнгән XIV региональ фәнни-гамәли конференция узды. Конференция ГАҖ "Татнефть" оештырган  "Сәләтле балалар" хәйрия фонды ярдәмендә үткәрелде.

Мәскәүдә РФ Федераль Җыены Федерация Советында бәйгедә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Муниципаль берәмлекне төзекләндерү һәм торак-коммуналь хуҗалыкны үстерү буенча 2015 елда яхшы эшләгән өчен Почетлы дипломны Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллинга РФ Федераль Җыены Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко тапшырды.

Документларны интернет аша, очы-кырые булмаган чиратлы кабинетларга кермичә, рәсмиләштерү чынбарлыкка әйләнде. Хәзер һәр теләгән кеше турыдан-туры эш яисә өйдәге компьютердан кирәкле документны алуга алдана гариза җибәрә ала.

 

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты 2017 елның  24 апреленә билгеләнгән җир участогын электрон формада арендалау турында хәбәр итә.

16 апрель көнне Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркында "Яшел Фитнесның" атна саен үтә торган бушлай күнекмәләре оештырылачак.

Әлеге бәйрәм христиан дөньясында Христос терелеп тору көне буларак билгеләнә. Әлмәт районында төп  гыйбәдәт кылу йоласы 23:00 сәгатьтә Казан соборында үтәчәк. Төн уртасында исем атасы йөреше узачак. Шулай ук районнын тагын 6 гыйбадәтханәсендә тәүлек буена гыйбәдәт кылу йоласы узачак. 

13 апрель көнне мәшгульлек үзәгендә авыл җирлегендә яшәүчеләр өчен вакансияләр ярминкәсе булып узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International