Чәчү кампаниясен уңышлы үткәрүенә, уңышның сыйфаты һәм шулай ук хуҗалыкның нәтиҗәлелеге дә бәйле. Әлмәт районында язгы кыр эшләре старт алды. Чаралар арасында - көзге культуралар астына минераль ашламалар кертү һәм тукландыру.
Әлмәт перинаталь үзәкле шәһәр балалар шифаханәсенең бала тудыру бүлегендә планлы дезинфекция үткәрелә. Шунлыктан бала табучыларны график буенча күрше шәһәрләргә җибәрәләр. 15, 17, 19, 21, 23 апрельдә Бөгелмәгә, 16, 18, 20, 22, 24 апрельдә Лениногорскига.
Әлмәтнең 4 нче санлы мәктәбендә"Галактика любви" дип исемләнгән Вероника Тушнова исемендәге республикакүләм ачык иҗат фестивале узды.
Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты 2017 елның 18 апреленә билгеләнгән муниципаль милекне сату буенча электрон сатулар турында хәбәр итә:
Әлмәттә экология һәм иҗтимагый тирәлек елы уңаеннан һәм экологик икеайлык кысаларында яшелләндерү программасын тормышка ашыру хакында сүз булды. Яшьләр үзәгендә оештырылган проект семинары вакытында калабызның актив гражданнары нинди үзгәрешләр күрергә теләүләрен уртага салып сөйләште.
Әлмәтлеләрне 16 апрель көнне 12:00 сәгатьтә Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр мәдәният һәм ял паркында узачак “Гаилә – ул бик шәп” бәйрәменә чакырабыз. Бу көнне шәһәр халкына балалар өчен бүләкле мастер-класслар, гаилә WorkOut, бау эстафетасы, “Бәхет ачкычы” гаилә квесты, "Эль-Декор"дан фотозона бушлай тәкдим ителәчәк.
Россия космонавтикасы көнне капиталь ремонттан соң кабат үзенең ишекләрен "Ракета" яшүсмерләр клубы ачты. Клуб ачу тантанасында район башлыгы Айрат Хайруллин да катнашты.
"Тет-а-тет " формасында район башлыгының эшмәкәрләр белән очрашуы гадәти хәлгә әверелде. “Территория РОСТа” дип исемләнгән коворкинг үзәгендә эшмәкәрләр үзләренең проблемаларын һәм тәкъдимнәрен әйттеләр.
Очрашуда җир һәм башка мәсьәләләр буенча сораулар күтәрелде. Мондый очрашулар даими оештырылырга кирәклеге турында да әйтелде.
Әлмәттә йөзү спортын үстерү, балаларны әлеге спорт төренә җәлеп итү турында сөйләшү Айрат Хәйруллинның атаклы Россия спортчылары Денисм Пиманков һәм Владимиром Сельков белән очрашуы барышында булып узды. Очрашуда шәһәр йөзү федерациясе президенты Ренат Нугайбеков катнашты.
Әлмәт муниципаль районы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы, Җир кодексы нигезендә, 2017 елның 2 маенда сәгать 10.00 Яңа Кәшер авыл җирлегендәге авыл хуҗалыгы җирләреннән дәүләт милке чикләнмәгән җир участокларын арендага алу шартнамәләрен төзү хокукына ачык сатулар уздыра.